“Мөслим туган як музее”ның эшчәнлеген киңәйтү һәм туган ягыбызга кызыксынуны арттыру максатыннан, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” дип исемләнгән яңа экспозиция залы әзерләнде. Әдәби кафе үрнәгендә эшләнгән, безнең төбәктән чыккан язучыларга, сәнгать әһелләренә багышланган бу музей филиалы район мәдәният йортының 3 катында урнашкан. Музейны 7 сентябрь көнне, районда үткәрелгән Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.
( Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлегенең туган як музее )
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей – шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.
Шунысы да игътибарга лаек: Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның татарлар күпләп яши торган авыл-шәһәрләрендә дә музейлар саны елдан-ел арта. Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә. Ә чит төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара. (matbugat.ru сайтыннан)





