Бай тарихлы төбәгем


Әмәкәй авылына кайчан нигез салынуы турында төрле фаразлар яши. Күпчелек тарихчылар (шул исәптән авыл халкы да) авылның оешу чорын 1500—1550 еллар белән бәйләп карау ягында. Алар фикеренчә, бу вакыйга Явыз Иванның шул еллардагы вәхшилеге китереп чыгарган фаҗигаләргә, татар халкының күпләп ерак җирләргә күчеп китүенә турыдан-туры бәйле. Элегерәк авыл зиратында шушы елларга караган кабер ташы да табылган. Аксакаллар сөйләве буенча, моннан 500 еллар чамасы элек, көчләп чукындырудан качып, Казан яны авылларының берсеннән агалы-энеле татарлар — Әмәк һәм Сәмәк — күп балалы гаиләләре, туган-тумачалары белән шушы төбәккә килеп чыга. Куе агачлар, куаклыклар арасыннан шаулап аккан мул сулы елга (Калмыя) ярына тукталалар. Якын-тирәдәге агачларны кисеп-төпләп, куаклардан арындырып, Әмәк исемлесе шунда йортҗиткерергә була. Ул нигез салган авыл, аңа хөрмәт йөзеннән, Әмәкәй дип атала. Кардәшләренең бер өлеше аның белән кала. Ә аның бертуганы Сәмәк, абыйсыннан рөхсәт алып, башка урынга төпләнә. Ул урында Симәк авылы барлыкка килә...
Әмәкәй турында беренче тапкыр өченче ревизиягә (төбәктә 1762 елда үткәрелә) караган документларда телгә алына.Әмәкәйнең борынгы чор тарихы 17 гасырны да үз эченә ала.Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында(1773-1775 еллар) төбәктән бик күп авыллар, шул исәптән Әмәкәй дә катнаша.Бу чордагы бер документта авылның ясаклы татарлары әлеге сугышта катнашучылар рәтендә күрсәтелә.Бу чыганакта 1795 нче елда авылдагы  18 хуҗалыкта 82 ир-ат һәм 112 хатын-кыз булуы хакында әйтелә.Әлеге мәгълүмат һәм 19 гасыр башы мәгълүматлары да бик үк тулы түгел.Ул чорда (1811 ел) авылда бер мәчет була.Аның указлы мулласы 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов була.
1870 нче елгы мәгълүматларга караганда волость үзәге Әмәкәйдә 231 хуҗалык, 569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз була.Анда ике мәчет, өч мәктәп эшли. Авыл ул чакта ук зур сәүдә үзәгенә әйләнә.Анда лавкалар (17) һәм һәр дүшәмбе саен базарлар эшләп торган .Ә көз көне 16-23 ноябрьләрдә олы ярминкә үткәрелгән.Гасыр ахырында (1897нче  ел)   авылда даими яшәүчеләр мең ярымга якынлаша.Ир-атлар 764 кә, хатын-кызлар 717 гә җитә.20 гасыр башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсенә әверелә.1906 нчы елгы статистик белешмәдә 274 хуҗалык, 795 ир-ат, 776 хатын-кыз күрсәтелә.3 мәчет, икмәк запасы саклана торган үзәк магазин, шәраб һәм берничә бакалея  лавкасы  була. Сәүдәгәрләр зур-зур складлар тотканнар.Әмәкәй кешесе Якуб Габделгалимовның 2 склады була.1915нче елның 25 нче декабрендә төзелгән бер документта  Әмәкәй базары сәүдәгәрләре турында мәглүматлар бар.Әмәкәйдән Әхмәтгали Хәмидулла улы Хәбибуллин базарлар саен ваклап ашлык сатып алу  белән шөгыльләнгән, склад тоткан.Авыл хуҗалыгы продуктларыннан тагын тире, йон һәм балавыз белән сәүдә итү дә зур үсеш ала.Бу өлкәдә Әмәкәй авылы кешеләре өстенлек итә.Болар:Суфиан Әхмәтҗанов, Габит Галимов, Шакирҗан Мөхәммәдиев, Латип Хәмидулла улы Хәбибуллин һәм Фәррәхетдин Галләметдинов.
1913 нче елда авылда элеккечә 3 мәчет исәпләнә.Беренче мәчетнең имам-хатибыНурлыгаян Хисмәтуллин , икенчесенеке  Мөхәммәтхарис Гыйрфанов, өченче мәчетнең  имамы Мөхәммәтзакир Шәймәрдәнов була.Беренче мәхәллә каршында мәктәп-мәдрәсә тибындагы ир-атлар уку йорты эшли.15 мөгаллиме,3 бинасы булган әлеге зур уку йортында 1912-13 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән.Мәктәп-мәдрәсәдә уку-укыту иске тәртиптә алып барылган.Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров тора.Моннан тыш ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли.1910 елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы урыс-татар башлангыч мәктәбе була ул.Мәктәп тулысынча казна акчасына эшли.1911-1912 уку елында анда 24 ир-бала белем ала.Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрнеШәрәфетдин Мөхәммәтгали улы Сәфәргалин, дини дәресләрне Миргаяз Габдулла улы Әхмәров укыта.Беренчесенең башлангыч мәктәп укытучысы дигән шаһәдәтнамәсе (таныклыгы)була.1914нче елда Әмәкәйдә 2107 кеше яши.Моннан соңгы елларда халык саны бик әкрен арта, хәтта кими.
1923нче елда авылда 3 мәчет эшли.Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала.Озынлыгы 25,киңлеге 10 аршин була.Мәчетләр барысы да манаралы,такта белән тышланган һәм ихата такта койма белән әйләндереп алынган.Беренче мәхәлләдә муллалар булып    Нурлыгаян Хисмәтуллин, Мирзасалих Әхмәров тора, азанчы-Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих Әхмәровның 3 йорты, 2 амбары, мунчасы, күп санлы мал-туары була.Икенче мәхәлләдә Мөхәммәтбәкер Фазылов-мулла, Фазыл Гыйрфанов азанчы булып торалар.
Совет бездә 1920 еллар башында гына төзелә.Аның беренче рәисе итеп Кадыйров билгеләнә. Мәчетләрне1930-35нче еллар дәвамында сүтеп,икенче максатларда күчереп төзегәннәр.1929нчы ел азакларында күмәк хуҗалыклар төзү башлана.12 гаилә башлап кергән күмәк хуҗалыкка “Якты юл”дигән исем бирелә.Беренче җитәкчесе Әмәкәй кешесе Ильяс Исхаков була.1934нче елларда кирпеч сугу бригадасы оеша,аңа Шакирҗан Сабирҗановҗитәкчелек итә.1934-35 елларда дуңгыз асраучылык белән шөгыльләнә башлыйлар.Ферманың беренче мөдире -Госсам Гыйльфанов.
Революциядән соң Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә яңалиф белән укыта башлый.Аннары Фәсхетдинов укыта.1928 нче елда җидееллык мәктәп төзелә.Авылда больница эшли.Гыйздәтуллин, Миңголов, Барбин дигән кешеләр халыкка медицина ярдәме күрсәтәләр.     
Сугышка кадәр һәм сугыш вакытында хуҗалык җитәкчеләре алышынып тора.1945  елда “Правда”колхозы белән Фатих Салихов җитәкчелек итә, 40 ел намуслы хезмәт куя.Ул елларда авылда күп төрлә төзелешләр алып барыла. 1978нче елда яңа, 2 катлы бинада урта мәктәп төзелә, мәдәният йорты, ашханә, амбар, складлар, АВМ агрегаты, ак он тегермәне, кибетләр, заманча шәхси йортлар-һәммәсе дә аның нәтиҗәле эшләве билгесе булып тора.Аннан соң З.Солтанов, Ф.Зарипов, Ф.Галиев, Р.Шагалиев, Ф.Газетдинов, Ф.Хасановлар хуҗалык җитәкчеләре булып эшлиләр. Хәзерге көндә Вамин “Ык” агрофирмасының “Дуслык”бүлекчәсе дип атала.Җитәкчесе-Зарипов Илнур. Баш агроном-Газетдинов Фирдәвис, баш зоотехник-Шакирянов И.Г., ветврач Шәймәрдәнов Р. Авыл советы рәисе Р.Шагалиев. Бүген инде авылыбызның йөзе танымаслык булып үзгәрде.Халкыбыз мул, таза тормышта яши.
Бөек Ватан сугышы чорында авыл
1941 елның 22 нче июнендә башланган Бөек Ватан сугышы районыбызда яшәгән барлык халыклар язмышы аша узды
Бөек Ватан сугышы Әмәкәй авылын да аямаган. Авылдан 380 кеше (шуларныңалтысы — хатын-кыз) фронтка алына. 253 әмәкәйле яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Нибары 87 кеше, аның да 41 е гарипләнеп, туган якка әйләнеп кайту бәхетенәирешә.Авылыбыздан 210 кеше Хәтер китабына кертелгән. Бүгенге көндә 5 ветеран исән.
   Авырлыклар чиксез иде. “Тылда да югалтулар чиксез булды, ачлык, ялангачлык һәм 1943 елның язында кар астында калган икмәк ашап , күпләр агуланып дөнья куйдылар.Кыска гына вакытта авызыннан, борыныннан кан китеп , һәр авылда көненә 4-5 әр, аннан да күбрәк кеше үлә.Күп кенә гаиләләрдә барысы бергә дә чирли, су кертер кешеләре калмый.Урын өстендә ятучылар кеше ярдәменә мохтаҗ булып тилмерәләр.Колхозда язгы кыр эшләре бара, авыл халкы шулай күпләп септик ангина белән җәфалана, сугыш кырында үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар турында килеп торган хәбәрләр-барысы да авыл авыл халкының күңелен телгәли.
         Бу елларда Әмәкәй авылында да ,һәркайдагыча,бөтен эш,хуҗалыкны алып бару хатын-кызлар,карт-коры  һәм бала-чагалар җилкәсенә төшкән.Бөек Җиңүне якынайту өчен фидакарь хезмәт куйган Җинан Латыйпова, Мөнәвәрә Гайсина, Мәрзия Сәмигуллина, Мөнирә Мөбәрәкова, Фәһимә Гатина, Зәйтүнә Нуруллина, Наилә Газетдинова, Мәгъфүрә Хамбалова кебек хатын-кызларыбызны бүген олылап телгә алабыз.Илеш районының Чкалов, Актаныш районының  “Авангард” колхозы тиңелте җирдән түбәдән төшерелгән черегән саламны ташып, колхоз малларын саклап калганнар. Беткән атлар белән Әҗәкүл кабул итү пунктына кадәр ашлык илткәннәр.Ач-шәрә булганнар, тик сынатмаганнар- сыгылмаганнар.
         Сугыш елларында колхоз белән төрле җитәкчеләр идарә итә.1940 елда колхозны Муллаян Исламов кабул итеп ала.Ул фронтка алынгач, хуҗалыкка 1941 елның көзенә Әхмәтзәки Шәмсиев, , бераздан Газетдин Шабаев баш булып кала.1942 елда тагын яңа рәис –партия оешмасы секретаре Габделгабит Мәҗитов сайлана. 1943-45 елларда күмәк хуҗалык белән җитәкчелек  итү Пучы авылы активлары Шиһап Фәтхиев, Гәрдихан Шакиров өлешенә туры килә.1945 елда “Правда” колхозы белән идарә итү (1938 елдан шундый исемдә ) сугыш ветераны Фатих Салихов җаваплылыгына тапшырыла.Ул кабул итеп алганда колхозның 1800 га сөрүлек җире, 166 ат, 86 сыер, 223 сарык, 22 дуңгыз, 94 тавык, 4 умартасы була.
 Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да инде ярты гасырдан күбрәк вакыт үтте, әмма халык ул вакытларны бугенгечә хәтерли, йөрәкләрдә ул сугыш китергән михнәтләр һаман саклана.

Әмәкәй авылы зиратындагы кабер ташлары

Әмәкәй авылы тарихына кагылышлы берничә дата:

— Әмәкәй беренче тапкыр Өченче ревизия (1762 ел) документларында телгә алына;
— 1811 елда Әмәкәй авылында бер мәчет эшли;
— 1897 елда авылда бер мең ярым кеше яши;
— 1900 елны Әмәкәйдә ир балалар өчен училище ачыла;
— 1910 елны бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе ачыла;
— 1913 елда Әмәкәйдә өч мәчет эшли.
— Әмәкәй авылында Совет 1920 ел башында төзелә;
— 1929 ел азакларында «Якты юл» күмәк хуҗалыгы төзелә; 
— 1928 елның декабрь аенда авылда яңа агач мәктәп бинасы ачыла;
— 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә;
— 1938 ел башыннан хуҗалык «Правда» колхозы дип атала башлый;
— 1939 елда мәктәп балалары өчен пионер лагере эшли башлый;
— 1958 елда авылга электр тоташтырыла. Ак он тегермәнен корып бетергәч, аны Зәй ГРЭСына тоташтыралар. Су тегермәннәре туктатыла. Чуракайда Сөн елгасына төзелгән колхозара станция дә эштән туктатыла;
— 1960 елдан колхозчылар хезмәтенә акчалата түләү башлана;
— 1971 елда мәдәният йорты ачыла;
— 1978 елда колхоз идарәсенең яңа бинасы һәм ике катлы урта мәктәп куллануга тапшырыла;
— 1982 елда яңа кибет ачыла;
— 1985 елда көнкүреш комбинаты һәм медпункт эшли башлый.
— 1990 елда яңаясле-бакча нәни балаларны кабул итә.
— 1993 елда колхоз «Дуслык» крестьян хуҗалыгы берләшмәсе статусы ала.
— 1995 елда Әмәкәй авылында яңа гыйбадәтханә— «Рәмзи мәчете төзелә.
— 1999 елның31 мартында урта мәктәптәге музей бүлмәсе рәсми рәвештә «Мәктәп музее” исемен ала (аңа 124 нче санлы Таныклык тапшырыла). Оештыручысы — укытучы Гөлсинә Мирзаянова.

Искәрмәләр һәм өстәмәләр.
-Һәр ике авылда да продукт һәм башка төр хуҗалык кирәкләрен саклау өчен складлар булып, анда түбәндәге кешеләр җаваплы булып эш башкардылар:
Муллагалиев Шәехҗан, Кәшәпова Мәдәния, Гайсин Миркасим, Аглиев Хәертдин, Шәрипов Хавис, Шәрипов Мирхаҗиан, Насертдинов Фәрит,Фәрхетдинов Әхмәтзакир, Абдуллин Шәкүрҗан, Хәертдинов Фоат, Зарипов Сәгыйдулла, Исмагилов Фидаил. Бүгенге көндә бу эшне Шамс Илгизәр башкара.
-Ике авылда да янгынга каршы көрәш чаралары үткәрү юнәлешендә янгын сакчылыгы кешеләре бар.Анда Кашапов Мирза,  36-40 елларда Исламов Мирза, Зиннатуллин Гиздәтулла, 41-43 елларда Шагалиев Мирзаян, 44-54 елларда Зарипов Нәҗмелгилем, 55-90 елга кадәр Шәймарданов Әмирҗан, Заманов Сәлихҗан,Исхаков Хависләр эшләделәр.
-1948 елдан  Әлмәт авылы крестьяннары да “Правда”колхозы члены булып хисапланалар.1993 елда колхоз “Дуслык”крестьян хуҗалыгы берләшмәсе статусын алды.Хәзер "Вамин" акционерлык җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы дип йөртелә.
-1941-45 елгы Бөек Ватан сугышына ике авылдан барысы 380 кеше алына.Шуның 6 сы хатын-кызлар.
-1940 елда беренчеләрдән булып “Комунар”комбайнын Хәбибуллин Сәгыйт алып кайтып эшли башлый.
1940 елда авылга бер тонна ярым йөк тартышлы автомашинаны Сабирҗанов Хәкимҗан һәм Нәбиев Зәки эшкә өйрәтәләр.1939-1940 елларда Хәертдинов Әгләм агай авыл кырларына 6Т3-5 тракторы белән түргә уза һәм Батыршин Миңнегали, Хамматуллин Мәгъсум иптәшләр бу эштә эшнең дәвамчылары булалар.
   (Материаллар мәктәпнең туган як музееннан, А.Фәләх , И.Таһиров, Ә.Әхмәтгалиев мәкаләләреннән алынды).

Авыл советы рәисләре

Кадыйров 1920
Мөбәрәков Сабирҗан
Солтанов
Исламов Галим
Шайхайдаров Сәет 1957
Талипов Гәрәй 1964
Галиев Мөхәмәтгали 1964-1967
Мөбәрәкова Мәрзия 1967-1973
Шәйхәйдәрова Клара 1973-1990,1993-1996
Газтдинов Фирдәвис 1990-1993
Шагалиев Ринат 1996-1997
Нәбиев Альберт 1997-2003
Шагалиев Ринат 2003 елдан
                            
Авылның элекке күренешләре


 






Комментариев нет:

Отправить комментарий