18.05.2016

18 нче май- музейлар көне

 Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга ка­раганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей – шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.

Шунысы да игътибарга лаек: Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның татарлар күпләп яши торган авыл-шәһәрләрендә дә музейлар саны елдан-ел арта. Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә. Ә чит төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара. (matbugat.ru сайтыннан)

Комментариев нет:

Отправить комментарий