12.02.2017

Хәтер көне

Бүген Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган район күләм, юк, районара чаралар үткәрелде. Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат,авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йөртына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. (Солтанов Р.Җ.) Чыганак: https://vk.com/id326642490