21.01.2017

М.Шәймиевнең музей-йортында


  • М.Шәймиев атналыгы кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәге әгъзалары түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. һәм тарих укытучысы Әхмәтов Р.Ә. белән берлектә М.Шәймиевның  Әнәк авылындагы музей-йортына экскурсиягә бардылар. Музей җитәкчесе Г.Гибадуллина М.Шәймиев, аның шәҗәрәсе, гаиләсе турында эзлекле, эчтәлекле итеп сөйләде. Укучылар  М.Шәймиев турында бик күп мәгълүмат алдылар. Беренче президентыбызның туган авылына экскурсия бик файдалы булды.


  • 08.09.2016

    Яңа музей



    “Мөслим туган як музее”ның  эшчәнлеген киңәйтү һәм туган ягыбызга кызыксынуны арттыру максатыннан, “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә мөслимлеләр” дип исемләнгән  яңа экспозиция залы әзерләнде. Әдәби кафе үрнәгендә эшләнгән, безнең төбәктән чыккан язучыларга, сәнгать әһелләренә багышланган бу музей филиалы  район мәдәният йортының 3 катында урнашкан. Музейны 7 сентябрь көнне, районда үткәрелгән Әдәбият һәм сәнгать көннәре кысаларында ачу тантанасы булды. Бу тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.
    (  Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлегенең туган як музее )

    27.06.2016

    Төбәк тарихын язабыз

    Муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый совет эшчәнлегенең бер юнәлеше-район тарихын барлау һәм язу. Тарихчылар клубы катнашындагы чираттагы утырышта иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов мәктәп музейларының бүгенге торышына тирән анализ ясады һәм музей җитәкчеләренең эшчәнлегенә бәя бирде.  "Район һәм авылларыбыз тарихын язу өчен мәктәп музейларындагы материаллар ныклы нигез булып тора. Шуңа күрә аларның эшчәнлеген тиешле таләпләр нигезендә системага салып, фәнни нигездә оештыру кирәк",-диде Моряк Шәйхрахманович. Соңыннан тарихны барлауга һәм язуга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.(Авыл утлары" газетасыннан).

    20.06.2016

    Туган як музеенда

    Районыбызда  Туган як музее эшли. Укучылар белән музейга экскурсиягә бардык. 



    18.05.2016

    18 нче май- музейлар көне

     Халыкара музейлар шурасының 1977 елда Мәскәүдә һәм Ленинградта узган чираттагы утырышларының берсендә 18 май – Халыкара музейлар көне дип игълан ителә. 1978 елда бу көн дөньяның 150дән артык илендә һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы биргән мәгълүматларга ка­раганда, бүген республикабызда 128 музей бар. Шулардан 13 музей (32 бүлекчәсе белән) Мәдәният министрлыгы, 49 музей (33 бүлекчәсе белән) муниципаль берәмлекләр карамагында. Алар арасында 4 нәфис сәнгать, 53 тарих-төбәкне өйрәнү, 32 мемориаль музей, 6 музей-тыюлык бар. 27 музей – шәһәр, ә 56 музей авыл җирлекләрендә урнашкан. Музейлар барлык бүлекчәләре белән бергә 259 бинаны биләп тора. Республика һәм муниципаль музейларның төп һәм ярдәмче фондларында җәмгысе 1 769 043 берәмлек предмет саклана. Әле бу саннарга меңнән артык шәхси, төрле оешмалар, мәктәп һәм китапханәләр карамагындагы музейлар, музей-бүлмәләр, музей-почмаклар керми.

    Шунысы да игътибарга лаек: Россия Федерациясе, БДБ илләре һәм, гомумән, дөньяның татарлар күпләп яши торган авыл-шәһәрләрендә дә музейлар саны елдан-ел арта. Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана. Шулай ук бу оешмалар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та халкыбызга хезмәт итә. Ә чит төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара. (matbugat.ru сайтыннан)

    10.05.2016

    Җиңү парадында

    Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, авылыбызда митинг үткәрелде. Митингта, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, укучылар катнашты. Бәйрәмгә багышланган монтаж куелды.Авыл җирлеге башлыгы И.М.Минныразиев, ветераннар советы рәисе Ф.Гумеров, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы К.Шәйхәйдәрова чыгыш ясадылар. сугышта ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә обелискка венок һәм чәчәкләр куелды.Укучыларыбыз шулай ук районда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштылар.

    02.05.2016

    Печән базары


    Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга карата районыбызда зур чара үткәрелде. Мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары Печән базары күренешен сәхнәләштерделәр.