Шушы яктан, шушы туфрактан...

Сафин Факил Миннемөхәммәт улы
Факил Миннемөхәммәт улы Сафин 1954 нче елның 2 нче гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. 1972-1974 елларда Ерак көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт итә. 1974 ел -районның иң зур авылында комсомол секретаре,аннары Иске Карамалы мәдәният йортында директор булып эшли.1975 елда КДУның тарих-филология бүлегенә укырга керә. Мөслим районы Октябрь авылында укыта башлый.1981 елда шушы мәктәпнең һәм берничә елдан Тат. Бүләр мәктәбенең директоры.1984 елда гаиләсе белән Чаллыга күчә. КамАЗның Автомобильләр җыю заводында слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елда 24, 18 нче мәктәпләрдә тарих укыта. 1990 елда “Таң йолдызы”газетасында баш мөхәррир урынбасары. 1991-1995 еллар-“Аргамак”журналында проза, шигърият бүлеге мөхәррире,җаваплы сәркатип.1995 елда педагогия көллиятендә әдәбият укыта башлый. 1995-2002 елларда-“Көмеш кыңгырау”балалар һәм үсмерләр газетасын оештыру фикерен күтәреп чыга. "Фән һәм мәктәп” журналын оештыра,аның баш мөхәррире була.”Казан утлары” журналында бүлек мөдире. ”Мәйдан”журналын оештыру өчен, кабат Чаллыга чакырыла, журналның баш мөхәррире була. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып та эшли. Бүгенге көндә “Рухи мирасны өйрәнү”төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе, "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире.

1997 елның мартыннан Чаллы Язучылар оешмасы рәисе урынбасары,”Ләйсән”әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

1998 елда “Ел язучысы” исеме бирелде.1999 елда Г .Исхакый премиясе бирелде.2000 ел-“Гөлҗиһан”китабы “Ел китабы”исемен алды.

Ф.Сафин “Соңгы көз”,”Гөлҗиһан”повестьларын,”Биек тауның башларында” романын ,күп санлы хикәяләр,тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар, пародияләр иҗат итте. Р.Низаметдинов исемендәге республика премиясе лауреаты,”Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында җиңүче, "Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Филология фәннәре кандидаты.
Факил Сафияның басылып чыккан китаплары

Соңгы көз: Повесть, хикәяләр.— Чаллы: «КамАЗ» кит. нәшр., 1992.— 112 б.— 7000.

Тузганак чәчәге: Шигырьләр.— Казан: Газета-журыаллар нәшр., 1994.— 96 б.— 10 000.

Гөлҗиһан: Повестьлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 288 б.— 3000.

Биек тауның башларында: Роман.— Казан: Газета-журналлар нәшр., 1998.— 240 б.— 5000.

Сәфәр: Шигырьләр.—Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2002.— 1686.—1000.

Саташып аткан таң. Роман-трилогия.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 527 б.—5000.
Библиография

Мөдәррис Әгъләмов. Шигъри әнкә баласыдыр // Шәһри Казан.— 1993.— 10 июнь.

Мансур Вәлиев. Яңа исемнәр, яңа әсәрләр//Казан утлары.— 1994.— № 1.

Фәйрүзә Мөслимова. Уч тулы талант//Сабантуй.— 1994.— 2 июнь.

Фирүзә Җамалетдинова. Өлешемне өстәү тиеш//Таң йолдызы.— 1997.— 29 март.

Гөлчәчәк Галиева. Мәйдан тоткан егетләрдә өмет // Мәдәни җомга.— 2004.— 23 гыйнв.

Фоат Садриев. Йолдыз нуры//Казан утлары.—2004.— №1.

Рәшит Бәшәр. Кояшлы иҗат//Шәһри Чаллы.— 2003.— 31 дек.

Равил Сабыр. Тезләнмичә дә яшәп була // Ватаным Татарстан.—2004.— 6 февр.

Наис Гамбәр. Талантлы син, Кеше туганым//«Саташып аткан таң» китабына кереш мәкалә.— Казан: Татар. кит. нәшр.,

2003.

Лилия Хөснетдинова. Таңнар саташып атмый // Мәйдан.

Чаллы.—2004.— № 1.
Факил Сафин иҗаты турыңда язучылар

Бәхеткә, безнең әдәбият — чын талантлар әдәбияты... Факил Сафин кебек прозаиклар белән теләсә кайсы әдәбият горурлана алыр иде.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты. 2002

Факил Сафин — безнең милли язучыбыз ул, иманлы язучыбыз. Аның әсәрләре халыкны уятырга ярдәм итә. Мин аның татар язучысы исемен лаеклы йөртәсенә ышанам.

Аяз Гыйләҗев, Татарстанның халык язучысы. 1996

Әдәбият мәйданына аяк баскансың икән, син инде аңларга тиеш, Факил, татарның тагын бер бәхетсез баласы артты...

Мөхәммәт Мәһдиев, Татарстанның халык язучысы. 1990

Кулыма Факил Сафияның «Соңгы көз» исемле китабы килеп керде. Кулдан кулга йөреп теткәләнеп беткән. Бәхетле китап. Язучының иң зур уңышы — укып, таушалып беткән китап.

Гариф Ахунов, Татарстанның халык язучысы. 1996

Факилнең һәр шигыре уйга сала, һәр шигыре яндыра. Берсеннән аерылып, икенчесенә күчеп булмый. Көчле шигырьнең тылсымы да нәкъ шунда шул — кешеләргә үз күңелләрен, йөрәкләрен аңларга ярдәм итә ул.

Зөлфәт, шагыйрь. 2002

Факилнең хикәяләрендәге вакыйгалар тормышның үзеннән сөзеп алынганнар. Укыганда җан кинәнә! Бер караганда алар сатирик та, юмористик та шикеллеләр, шул ук вакытта алар эстрада өчен дә түгел кебек, лирик юморга ия. Чеховча гап-гади буяулар белән тиеп-тиеп кенә алынган.

Мөдәррис Әгълэмов, шагыйрь. 1992

Факил Сафин шигырьләре әрнүле шигырьләр. Бу әрнүле аваз аңлашыла, күңелдә теләктәшлек таба, синең әрнүең булып китә. Шул ук вакытта ул яшәүнең куанычын, шатлыгын да күрә белә. Аның шигырьләре мине нык уйландырды. Фикер таза, әйтәсе сүз тартынмыйча, туп-туры әйтелә, тәртә арасына көчләп кертелми.

Кадыйр Сибгатуллин, шагыйрь. 1990

Буш шигырьләр язмыйсың син, Факил. Миңа шунысы сөенеч булды. Алга табан да сөенечләр бүлешеп яшәргә язсын.
Фәнис Яруллин, Татарстанның халык шагыйре. 2002

Факил Сафинның гаҗәеп образлы теле аша сурәтләп биргән «Гөлҗиһан», «Биек тауның башларында» әсәрләре сискәндереп җибәрде, җанны айкап алды. Бу китаплар уйланырга мәҗбүр итәләр.
Дания Заһидуллина, әдәбият галиме, 2000.

---------------------------------------------------------------------------
Заһидуллина Дания Салих кызы
Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 нче октябрендә Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. 1981 елда мәктәбен “бик яхшы”билгеләргә генә тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керә.Аны уңышлы тәмамлаганнан соң ,Балтач районында укытучы булып эшли. Күп тә үтми ,Мәскәүгә барып,татар әдәбиятын яңа методика белән укыту буенча аспирантурага керә,филология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗә ала.2001 нче елда докторлык диссертациясен яклады.2002 нче елдан Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы профессоры.Хәзер ТР Фәннәр Академиясенең Баш секретарь галиме.Әдәби тәнкыйть,методика буенча бик күп хезмәтләре бар.

Д.Ф.Заһидуллина-әдәбият белгече. ТР Фәннәр Академиясенең ”Әдәбият белеме”белгечлеге буенча әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлек юнәлешләре күптөрле:әдәбият теориясе,методикасы,татарларда әдәбият теориясе тарихы,20 гасырда татар әдәбияты тарихы,татар әдәбиятын укыту методикасы.Ул 100гә якын фәнни хезмәт авторы,шулар арасында 4 монография, 2 дәреслек, 11 укыту-методик ярдәмлек.

Дания Фатиховна 3 филология фәннәре кандидаты әзерләде, 3 аспирантның фәнни җитәкчесе, 2 докторантның консультанты.

2002 нче елдан докторлык диссертацияләре яклау Советының секретарь галиме. "Мәгариф”журналы редакциясе советы әгъзасы, әдәби тәнкыйть өлкәсендә И.Юзеев исемендәге(2005) һәм әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә Җ.Вәлиди исемендәге (2006) республика премияләре лауреаты.


                             
Ильфир Сабирянович Набиев

Выпускник Амикеевской общеобразовательной школы 1995 года.
Родился 27 апреля 1978 г. в селе Амикеево Муслюмовского района РТ. 1995-2000 годы учился в Камском политехническом институте и получил диплом инженера с отличием по специальности 190601 - «Автомобили и автомобильное хозяйство». Карьеру автомобильно-технического направления, непрерывно с окончанием учебы, продолжил в ВУЗе, выполняя преподавательскую деятельность, на должности ассистента кафедры «Автомобили» Камского политехнического института. Неоднократно проходил повышение квалификации по дисциплинам кафедры, что в дальнейшем позволило избираться на должность старшего преподавателя.

Параллельно с работой на кафедре учился в аспирантуре в Ижевском государственном техническом университете. В 2003 году успешно защитил диссертацию на соискание ученой степени кандидата технических наук по двум специальностям 05.02.18 - «Теория механизмов и машин» и 05.05.03 - «Колесные и гусеничные машины». С присуждением Высшей аттестационной комиссией ученой степени кандидата технических наук был избран на должность доцента кафедры «Эксплуатация автомобильного транспорта». С достижением стажа работы на должности доцента в 2006 году Приказом Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки присвоено ученое звание Доцента по кафедре «Эксплуатация автомобильного транспорта».

Является автором более 20 научных и учебно-методических работ. В числе научных работ имеются технические отчеты, технические проекты, свидетельства на полезную модель и др.

Комментариев нет:

Отправить комментарий