25.02.2016

Музейга экскурсия

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык бара. Бу айлыкта мәктәптә үткәрелгән чаралар белән беррәттән,  туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр дә планлаштырылган. Вожатыйларыбыз үз отрядларын музейга алып кереп, укучыларны "Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында" бүлеге, андагы экспонатлар белән таныштыра. Бу бүлектә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры укытучылары, районыбыздагы Советлар Союзы геройлары турында мәгълүмат тупланган, альбомнар эшләнгән. Укучыларны бигрәк тә ветераннарның орден-медальләре, шәхси әйберләре кызыксындыра.Үзләре дә музей фондын тулыландыру өчен зур өлеш кертәләр.