
"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!" Ш.Мәрҗани
04.05.2017
"Ветеранга бүләк" акциясенә кушылып

18.04.2017
"Җиңү-2017" бәйгесе
Казан шәһәренең Менжинский исемендәге мәдәният йортында республикакүләм конкурс һәм фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. "Җиңү-2017" төбәкара проектлар бәйгесендә мәктәбебезнең туган як тарихын өйрәнү музее лауреат булды һәм мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчесе Хәкимова Г.
13.03.2017
Туган як музеенда

11 март көнне 6,8,9 нчы сыйныф укучылары татар теле укытучылары Хәкимова Г.Ш. һәм Шамсова Р.Д. җитәкчелегендә районыбызның Туган як музеена экскурсиягә бардылар. Укучылар музейның якташ әдипләребезгә багышланган әдәбият-сәнгать бүлеге һәм яңа экспонатлар белән таныштылар һәм бик күп мәгълүмат алдылар.
12.02.2017
Хәтер көне
Бүген Әмәкәй авылында Әфганстан территориясеннән совет гаскәрләре чыгарылуга 28 ел тулуга багышланган район күләм, юк, районара чаралар үткәрелде. Мөслим, Тукай, Сарман, Минзәлә районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә, Чистай шәһәрләреннән килгән әфган сугышы ветераннары белән , район , хәрби комиссариат,авыл җирлеге җитәкчелеге, район җәмәгатьчелеге, әмәкәйлеләр катнашкан бу чаралар ихлас, җылы атмосферада үтте, һәркемне дулкынландырды, шатландырды, күзләргә яшь китерде. Чараларда катнашучылар әфган сугышында һәлак булган Илфар Фаррахов , кайткач арабыздан киткән бертуган Филис, Фаяз Исмагиловлар каберләренә чәчәкләр салдылар, өч бертуган Исмагиловлар йөртына истәлек элмә такта куюда катнаштылар.Әмәкәй мәктәбендә оештырылган бәйрәм табыны артында район мәдәният йорты үзешчәннәренең махсус концерт программасын карадылар, аларга кушылып үзләре дә җырладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар. (Солтанов Р.Җ.) Чыганак: https://vk.com/id326642490
21.01.2017
М.Шәймиевнең музей-йортында

Подписаться на:
Сообщения (Atom)